Кэмерон Ван дер Бург: “Кэти Ледеки – ДЧ-2015нең төп ачышы”
Лондонда узган Олимпия уеннары чемпионы, өч тапкыр Дөнья чемпионы, Көньяк Африка йөзүчесе Кэмерон Ван дер Бург – ДЧ-2015 тамашачыларына брасс белән 50 метр арага йөзүдә көмеш медаль алучы буларак билгеле спортчы - Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты матбугат хезмәте журналистына биргән интервьюсында Казан һәм Чемпионатның төп ачышлары турындагы уй-фикерләрен белдерде, иңбашындагы канат сурәте тарихы турында сөйләде һәм киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.