Флоран Манаду: “Командадагы иптәшләрем өчен үрнәк буласым килә”
АКШ йөзүчесе, Пекин һәм Лондон Олимпия чемпионы булган йөзүче Натан Адрианны узып һәм 21.19 секунд нәтиҗә күрсәтеп, ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча Флоран Манаду алтын медаль яулады. Казанда Манаду ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча җиңү яуларга өлгергән иде инде.