Нин Цзетао: “Бөтен Азиянеке кебек, бу минем өчен хыял иде”
Бүген Нин Цзэтао ирекле стиль белән 100 метр дистанциягә йөзү буенча финишка 47,84 секунд күрсәткеч белән килде һәм Дөнья чемпионатында ирекле стиль белән 100 метр арада җиңү яулаган беренче азиат спортчысы булып танылды. Финалга кадәр австралияле йөзүче, Панамерика уеннары җиңүчесе Кэмерон Макэвойга бирешсә дә, финалда Нин Цзетао аны 0,11 секундка узып китте.