Сунь Ян: “Безнең максат – йөзүдә өстенлекле илгә әйләнү”
Кытай җыелма командасыннан 2 тапкыр Олимпия чемпионы Сунь Ян бүген ирекле стиль белән 800 метрга йөзү ярышында чираттагы алтын медален алды. Казанда узучы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында беренче алтын медален ул ирекле стиль белән 400 метрга йөзү ярышында алган иде, аннан соң ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә көмеш медальгә дә ия булган иде.