Влада Чигирева: "Шундый матур программаны бөтен дөнья күрә алганга бик шатланабыз"
Бик арыганнар, тик шулай да бәхетлеләр — ирекле программада командалар бәйгесендә гамәлдәге Дөнья чемпионы исемен янә саклап калган Россиянең синхрон йөзүче кызларын әнә шул сүзләр белән тасвирларга мөмкин булыр иде. Ник Кейв һәм Уоррен Эллис музыкасына куелган "Мольба" композициясе өчен россиялеләр 98 дән күбрәк балл алдылар. Кытай спортчы кызлары икенче булды, ә бронза медаль японнарга эләкте. Матбугат конференциясендә спортчы кызлар, елмаюлы йөзләрен балкытып, журналистларга үз программаларындагы серләр турында гына түгел, нинди ризыкка өстенлек бирүләре хакында да сөйләделәр.