Мәскәүдә ДЧ-2015 Оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды
Россия Федерациясе Спорт министрлыгында 7 нче октябрьдә 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты утырышы булып узды, анда ярышларга нәтиҗләр ясалды һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия Федерациясе спорт министры урынбасарлары Павел Колобков һәм Павел Новиков, ДЧ-2015 Оештыру комитеты әгъзалары катнашты.