АКШ йөзүдә, Сербия – су полосында мода чыгара: ДЧ-2015нең уналтынчы көне йомгаклары
ДЧ-2015 ярышлары тәмамлану алдындагы кичтә җанатарлар күпләп җыелган урын “Су полосы өчен арена” булды. Биредә Чемпионат программасындагы бердәнбер уен төрендәге ярыш – су полосы буенча турнир тәмамланды. Ир-атлар җыелма командалары арасында 1-2 урыннар өчен гадәттән тыш киеренке көрәш барды, әмма беренче урынны алучы... “Казан Арена” бассейнындагы ярышларда лидер исә АКШ командасы: Кэти Ледеки, катнаш эстафетада милли җыелма команда кебек үк, дөнья рекордын яңартты. Болар турында гадәттәге көн йомгакларында.