Зур австралия гаиләсе, өч кешегә бер бронза һәм су полосы патшабикәләре: ДЧ-2015нең унбишенче көне нәтиҗәләре
Австралия җыелма командасы “Казан Арена” бассейнында бүген 2 алтын һәм 2 бронза медальләргә ия булды. 100 метрга ирекле йөзүдә пьедесталга апалы-сеңелле спортчы кызлар – бертуган Кэмпбеллар күтәрелде, өстәвенә Митчелл Ларкинның да җиңүе исә ярышлар көнен Австралия флагы төсенә манды. Бүген без шулай ук су полосында алтын алган АКШ хатын-кызлар җыелма командасын да хөрмәтлибез.