Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Радиоэлектрон чаралар

2015 елда Казанда су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын үткәрү вакытында радиоэлектрон чаралардан файдалану турында гомуми нигезләмәләр

1. Россия Федерациясендә радиоэлектрон чаралардан (алга таба - РЭЧ) файдалану Россия Федерациясе законнары, элемтә өлкәсендә норматив документлар нигезендә башкарыла.

2. “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” АНО ( алга таба – Дирекция) Роскомнадзор белән хезмәттәшлектә тиешле уртак килешүләр һәм кабул ителгән доументлар кысаларында Казанда һәм Татарстан Республикасы районнарында 2015 елда Казанда су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына (алга таба – Чемпионатлар) әзерлек һәм аларны үткәргән чакта радиоешлыклы спектр һәм радиоэлектрон чаралар белән идарә итү буенча эшләрне гамәлгә ашыра.

3. Казанда чемпионатны оештыручы – Дирекция Чемпионатлар чараларын уздыру объектларында РЭЧ файдалануны чикләү буенча Чемпионатларны уздыру мәнфәгатьләрендә радиоешлеклы спектрны җитешсезлекләрсез файдалануны тәэмин итүгә юнәлерелгән өстәмә чаралар күрә. РЭЧларны Чемпионатлар объектларына кертү өчен РЭЧтан һәр файдаланучыга (РЭЧның чикләүсез кулланыла торган исемлегендә күрсәтелгәннәрдән тыш (алга таба – Исемлек) мәҗбүри рәвештә радиоешлыкларны яки радиоешлыклы каналларны (РИЧ) гражданлык максатларындагы РЭЧ өчен файдалануга рөхсәт алырга кирәк булачак.

4. Чемпионат вакытында кулланыла торган барлык РЭЧларга карата тестлаштыру һәм маркировкалау эшләре башкарылырга тиеш. Тиешле маркировкага ия булмаган РЭЧлар Чемпионат корылмаларына кертелмиләр. Ярышлар уздырылган чорда Чемпионат корылмаларында Роскомнадзор хезмәткәрләре тарафыннан радиоконтроль һәм җитешсезлекләр белән эшли торган РЭЧларны ачыклау эшләре башкарылачак.

5. Радиоешлыкларны файдалануга рөхсәт рәсмиләштерер өчен РЭЧтан файдалануга заявка бирергә кирәк.

6. РЭЧларга теләсә-кайсы билгеләнештәге радиотапшыру җайланмаларының киң спектры керә, аларның төп типлары түбәндә китерелгән:

Билгеләнгән радиоэлектрон чаралардан файдалану һәм аралның гамәлдәге һәм файдалануга кертелергә тиешле радиоэлектрон чаралар белән электромагнит ярашуы мөмкинлегенә экспертиза үткәрү тәртибе, материалларны карау һәм радиоешлыкларны яки радиоешлыклы каналларны радиоешлыклар полосаларын билгеләү чикләрендә билгеләү турындагы карарларны кабул итү нигезендә (радиоешлыклар буенча Дәүләт комиссиясенең 2011 елның 20 декабрендәге 11-13-02 нче карары белән расланган) РЭЧларның түбәндәге типлары өчен РИЧ алу процедурасы һәм Уеннар объектларына керергә рөхсәт алу мәҗбүри:

  • Теркәлгән элемтәнең чыбыксыз линияләре
  • Хәрәкәттәге элемтәнең чыбыксыз линияләре
  • Спутник элемтәсенең стационар станцияләре
  • Спутник элемтәсенең яңалык репортаж станцияләре
  • Радиосөйләшү җайланмалары булган коры җир хәрәкәттәге радиостанцияләр
  • Чыбыксыз видеокамералар
  • Чыбыксыз колак мониторлары
  • Тәрҗемә системасы
  • Телеметрия һәм телеидарә системасы
  • Чыбыксыз микрофон
  • Киң полосалы чыбыксыз радиога тоташу нокталары

Чикләүсез кулланыла торган РЭЧ исемлеге*:

  • кәрәзле элемтә операторларының абонент станцияләре
  • колагы начар ишетә торган кешеләр өчен колак радиоҗайланмалары
  • машиналарның сак радиосигнализация җайланмалары
  • «Wi-Fi» стандартындагы абонентлык җайланмасы, шул исәптән алдан ук урнаштырылган
  • «Bluetooth» технологиясендәге радиоэлектрон чаралар, шул исәптән алдан ук урнаштырылган

Чемпионат объектларында РЭЧ куллануга бәйле барлык сораулар белән radio@kazan2015.com адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.

*Исемлек үзгәртелергә (тулыландырылырга) мөмкин. Барлык мәгълүмат та сайтта урнаштырылачак.

РЭЧтан файдалануга заявка бирергә

Internet Explorer браузерының 8.0дән түбәнрәк версиясен файдаланганда РЭЧ дан файдалануга заявка тутырганда кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Internet Explorer 10.0 яки аның тагын да соңгырак версиясен куллануыгызны яки башка браузерлардан (FireFox 25.0, Google Chrome 31.0, Safari 5.0ләрдән түбән булмаган версияләр) файдалануыгызны сорыйбыз.

РЭЧтан файдалануга заявкалар белән эшли башлар алдыннан javascript браузерлы ярдәм ялганганына инанырга кирәк.

Мондый ярдәм булмаган очракта аны мөстәкыйль төстә кабызырга яки система администраторына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.