Суга сикерүләр трамплиннан (1 һәм 3 метр) һәм каланчадан (5 м, 7,5 м, 10м) башкарыла. Сикергән чакта спортчылар акробатик күнегүләр (әйләнешләр, борылышлар) башкаралар. Ярышлар сикерешләр сериясеннән тора.
Сикерүләрнең чираты һәр ярыш алдыннан жирәбә белән билгеләнә. Финал ярышларында, турнир системасы кулланыла торган ярышлардан кала, суга сикерүчеләр ярымфинал ярышлары ахырында җыйган баллары буенча билгеләнгән үз урыннарыннан кире тәртиптә чыгыш ясарга тиешләр. Индивидуаль һәм синхрон сикерүләр буенча барлык ярышлар ир-атлар арасында үз эченә алты, ә хатын-кызлар арасында – биш сикерүне алырга тиеш.
Команда ярышларында бер ир-ат һәм бер хатын-кыз катнаша. Һәр ярыш төрле алты класстагы төрле алты сикерүдән торырга тиеш. Өч сикерү команданың хатын-кыз әгъзасы тарафыннан башкарылырга, калган өч сикерүне ир-ат башкарырга тиеш.
Суга сикерү спорт төре буларак XVIII-XIX гасырларда Германиядә һәм Скандинавиядә формалашкан. Әмма тарихи чыганакларга караганда суга чуму антик гасырлардан ук килә. Суга сикерү буенча беренче кагыйдәләр 1891 елда кабул ителгән. Олимпия уеннары программасына исә суга сикерү 1904 елда кертелгән. Әлеге спорт төре Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына 1973 елда кертелгән һәм 4 ярыш: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплин, 10 метрлы каланчадан сикерү белән чикләнгән булган. 1991 елда программага 1 метрлы трамплин өстәлсә, 1998 елда программа 3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләр белән баетылган. 2014 елның ноябрендә суга сикерүләр программасына катнаш дуэтлар да кертелде.
Суга сикерү буенча беренче ярышлар Россиядә 1913 елда оештырылган. СССРда спорт төре буларак 20 нче елларда кертелгән, ил чемпионаты 1923 елдан башлап уздырылган.
1952 елда Суга сикерү буенча бөтенсоюз федерациясе формалаштырылган. Суга сикерү буенча Россия федерациясе 1990 елда булдырылган. FINA һәм LEN Европа йөзү лигасы составына керә.
Совет спортчыларының Олимпия уеннарындагы суга сикерү буенча дебютлары 1952 елда була. Алар программаның барлык 4 төрендә дә финалга чыгалар һәм нәтиҗәдә рәсми булмаган команда зачетында 4 нче урынны алалар. Елена Вайцеховская СССР һәм хәзерге Россия тарихында Олимпия уеннарында 10 метрлы каланчадан сикерү буенча җиңүче булган (1976) бердәнбер спортчы.
Суга сикерү буенча әйдәп баручы спортчылар:
Дмитрий Саутин – 2 тапкыр Олимпия чемпионы, Олимпия уеннарының 2 тапкыр вице-чемпионы, Олимпия уеннарының 4 тапкыр бронза призеры, 5 тапкыр дөнья чемпионы, дөнья чемпионатының көмеш призеры, дөнья чемпионатларының 3 тапкыр бронза призеры, 11 тапкыр Европа чемпионы, Европа чемпионатларының 4 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионатларының 2 тапкыр бронза призеры;
Илья Захаров – Олимпия чемпионы, Олимпия уеннарының вице-чемпионы (синхрон сикерүләр), дөнья чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, 6 тапкыр Европа чемпионы, Европа чемпионатларының 4 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионатларының 2 тапкыр бронза призеры;
Юлия Пахалина – Олимпия чемпионкасы, Олимпия уеннарының 3 тапкыр вице-чемпионкасы, Олимпия уеннарының бронза призеры (шәхси һәм синхрон сикерүләр), 3 тапкыр дөнья чемпионкасы, дөнья чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатларының 3 тапкыр бронза призеры, 8 тапкыр Европа чемпионкасы, Европа чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры;
Вера Ильина – Олимпия чемпионкасы (синхрон сикерүләр), Олимпия уеннарының вице-чемпионкасы (синхрон сикерүләр), дөнья чемпионатларының 2 тапкыр көмеш призеры, 3 тапкыр Европа чемпионкасы, Европа чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионатының бронза призеры;
Евгений Кузнецов – Олимпия уеннарының вице-чемпионы (синхрон сикерүләр), дөнья чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатының бронза призеры, 5 тапкыр Европа чемпионы, Европа чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионатларының 3 тапкыр бронза призеры;
Александр Доброскок – Олимпия уеннарының вице-чемпионы (синхрон сикерүләр), 2 тапкыр дөнья чемпионы (шәхси һәм синхрон сикерүләр), дөнья чемпионатының бронза призеры, Европа чемпионатының 2 тапкыр көмеш призеры;
Юлия Колтунова – Олимпия уеннарының вице-чемпионкасы, 2 тапкыр Европа чемпионкасы, Европа чемпионатларының 2 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионатының бронза призеры;
Глеб Гальперин – Олимпия уеннарының 2 тапкыр бронза призеры (шәхси һәм синхрон сикерүләр), 2 тапкыпр дөнья чемпионы, дөнья чемпионатының бронза призеры, Европа чемпионы;
Дмитрий Доброскок – Олимпия уеннарының бронза призеры (синхрон сикерүләр), дөнья чемпионы, Европа чемпионы.
Иң яхшы тренерлар: Россиянең атказанган тренерлары: Татьяна Александровна Стародубцева, Валерий Николаевич Бажин, Михаил Васильевич Постников, Владимир Васильевич Пахалин, Раиса Дмитриевна Гальперина, Светлана Борисовна Моисеева, Татьяна Валериевна Коробко, Валентина Арсентьевна Решетняк.
Казанның Су спорт төрләре сарае (ССТС) ачылган көненнән башлап суга сикерү буенча халыкара һәм милли ярышларны кабул итә: Суга сикерү буенча 4 ил матчы (2013), суга сикерү буенча FINA Гран-прие сериясен XIX уйнату (2013), суга сикерү буенча Россия чемпионаты (2014), суга сикерү буенча юниорлар арасында Россия беренчелеге (2013, 2014). Суга сикерү шулай ук 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының спорт программасына да кертелгән иде.
2015 елда ССТС базасында су спорт төрләре буенча “Акватика” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. Мәктәп спортның 3 төре: суга сикерү, йөзү, синхрон йөзү буенча махсуслашкан.
Су спорт төрләре буенча "Акватика" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе