Казанда, 2014 елның 8 августыннан 10 августына кадәр, Казансуның сул як яр буенда урнашкан "Казансу елгасы" объектында хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы узды. Дөнья кубогы беренче тапкыр, әлеге спорт төрен популярлаштыру максатыннан, шулай ук 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышлары буларак уздырылды.
Ярышларда 35 спортчы - 26 ир-ат һәм 9 хатын-кыз – Белоруссия, Бразилия, Болгария, Колумбия, Чехия Республикасы, Франция, Бөекбритания, Германия, Италия, Люксембург, Мексика, Польша, Россия, Швейцария, Украина, АКШ вәкилләре катнашты. Барлыгы - 16 ил. Кубокта Россия өчен ике спортчы чыгыш ясады: Артем Сильченко һәм Илья Щуров. Спортчыларның чыгышларына 7 судья бәя бирде.
Хай-дайвинг буенча ФИНА Дөнья кубогын ачу тантанасы 8 августта булды.
ММЧ вәкилләрен теркәү 2014 елның 8 июленнән 1 августына кадәр барды. Элемтә өчен e-mail: media.info@kazan2015.com, хатның темасын: "Хай-дайвинг буенча ФИНА Дөнья кубогына теркәлү" дип куярга кирәк иде.
08.08.2014 | 15:00 – 15:35 | Ир-атлар 27м нче 1 раунд |
Старт-лист Нәтиҗәләр |
16:05-16:55 | Ир-атлар 27м нче 2 раунд | ||
17:00-17:50 | Ир-атлар 27м нче 3 раунд |
09.08.2014 | 12:25 – 12:43 | Хатын-кызлар 20м нче 1 раунд |
Старт-лист Нәтиҗәләр |
12:48 – 13:06 | Хатын-кызлар 20м нче 2 раунд | ||
13:11 – 13:29 | Хатын-кызлар 20м нче 3 раунд |
10.08.2014 | 16:05 – 16:32 | Ир-атлар 27м нче 4 раунд |
Старт-лист Нәтиҗәләр |
16:37 – 16:55 | Ир-атлар 27м нче 5 раунд |