2014 елның 11-15 июнендә Казанның С.Хәким урамы, 62 нче йорт адресы буенча урнашкан Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Россия чемпионаты узды.
Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 105 иң көчле спортчы һәм Белоруссиядән булган кунаклар катнашты. Спортчыларның чыгышларына 33 судья бәя бирде. Мәскәү, Пенза, Саратов, Екатеринбург, Воронеж спортчылары ярышларның лидерлары булдылар. Татарстан Республикасы да бүләксез калмады - 10 метрлы каланчадан сикерүдә көмеш медальне казанлы Никита Шлейхер алды.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү 2014 елның 10 июненә кадәр узды. Аккредитация алу өчен media.info@kazan2015.com электрон адресына хат юлларга кирәк иде. Хатның темасы "Аккредитация на Чемпионат России по прыжкам в воду" булырга тиеш.
Ярышлар Россиядә суга сикерүне популярлаштыру һәм үстерү, шулай ук Суга сикерү буенча Европа һәм дөнья беренчелегендә катнашу өчен Россия җыелма командасын туплау максатында уздырылды.