Кандидатка карата булган төп шарт – аларның мультиспорт һәм моноспорт чараларына билетлар сату буенча эксклюзив оператор буларак тәҗрибәсе булудан гыйбарәт.
Конкурста катнашучыларга таләпләр һәм аны уздыру кагыйдәләре «Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының һәм «Мастерс» категориясендәге Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының билет операторын сайлау тәртибе турындагы» положениедә әйтелгән.
- Заявкалар кабул итә башлау көне – 3.07.2014, 9:00
- Заявкаларны кабул итү тәмамлану көне – 14.07.2014, 18:00
- Заявка конвертларын ачу көне – 21.07.2014 ел.
- Заявкаларны карау көне – 21.07.2014 ел.
- Заявкаларга бәя бирү көне – 21.07.2014 ел.
Конкурста катнашу өчен язма формада заявка бирергә кирәк. Конкурста катнашучылар белешмәләр өчен әйдәп баручы менеджер Меркулов Александр Сергеевичка a.merkulov@kazan2015.com электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә ала.
«Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КАО конкурста җиңүче белән Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының һәм «Мастерс» категориясендәге Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының билет программасын комплекслы оештыру буенча хезмәт күрсәтү кысаларында агент килешүе төзи.