“Казан Арена” футбол стадионы” тукталышы: 10, 18, 35а, 36, 44, 45, 55, 62, 74, 74а, 76 нчы автобуслар; 2 нче һәм 13.нче троллейбуслар.
2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нче дөнья чемпионаты вакытында стадионда йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узды. Футбол кырында 50 метрлы ике вакытлы бассейн урнаштырылды: ярышлар һәм күнегүләр өчен. Төп аренадагы ике вакытлы бассейн да Халыкара йөзү федерациясе партнеры Myrtha Pools белән берлектә, FINA таләпләренә туры китереп төзелде. Трибуналарның сыйдырышлыгы – 11 000 урын.
Стадионның Төньяк өлешендә спортчыларны әзерләү зонасы, лаундж зона һәм өйрәнүләр бассейнына узу юлы урнашкан. Функциональ зоналар (ФИНА офисы, ярышлар менеджерлары офисы), матбугат үзәге, конференцияләр залы һәм VIP скайбокслар Көнбатышта урнашкан.
"Казан Арена" стадионы төзелеше 2010 елның 5 маенда, бинага беренче нигез ташын ул вакытта Россия Федерациясе Премьер-министры булган Владимир Путин салгач, башланып китте.
Стадион 32 гектар мәйданны били. Ул Казан шәһәре Яңа-Савин районының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Стадионың күләмле образы суда үсә торган лилия чәчәген хәтерләтә һәм шәһәрнең гомуми панорамасына уңышлы керешә. Стадион бинасы түгәрәк формада, 5 тән алып 8 гә кадәр дәрәҗәдәге дүрт яруслы ачык трибунадан гыйбарәт. Трибуна 45 мең тамашачыга исәпләнгән. Көнбатыш трибунада HD-сыйфатлы медиа-экран урнаштырылган, аның мәйданы 3700 кв.метр тәшкил итә.
Бинаның күпфункцияле булуына заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирештеләр, технологияләр футбол кырында мәдәни-күңел ачу чаралары һәм башка спорт чаралары үткәрү мөмкинлеге дә бирә.
Стадионда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары узды, шулай ук анда Уеннар вакытында Баш матбугат үзәге һәм Халыкара тапшырулар үзәге урнашты.