Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Су спорт төрләре сарае

Ярышлар өчен корылма

Адрес:
Казан шәһ., С.Хәким ур., 70 йорт
Ничек килеп җитәргә:

"Су спорт төрләре сарае" тукталышы: 54; 74, 74а, 75 нче автобуслар.

 

Казансу елгасының уң як ярында урнашкан Су спорт төрләре сарае (ССТС) – Россиядәге иң эре ябык типтагы спорт корылмаларының берсе. Әлеге корылма  2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ярышлары аренасы булып тора. Корылма Чемпионат ярышлары узачак төп корылмалар исемлегендә.

ССТС составында 3 бассейн бар: суга сикерү өчен 33х25 метрлы бассейн (максималь тирәнлеге – 5,5 м); 52х25 метрлы төп бассейн (максималь тирәнлеге – 3,0 метр); өйрәнүләр өчен 50х25 метрлы (2,2 метр тирәнлектәге) бассейн. Барлык бассейннар да тренерлар, фото, видеога төшерүчеләр  өчен күзәтү тәрәзәләре белән җиһазланган. Моннан тыш, Сарайда “коры” йөзү залы, массаж бүлмәләре, спорт заллары, матбугат үзәге һәм ярышларны уздыруны тәэмин итәр өчен кирәк булган башка бүлмәләр бар.

Куллануга тапшырылганнан соң ССТС берничә эре халыкара ярышларны кабул итте, алар арасында  2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү буенча ярышлар, Суга сикерү буенча ФИНА Гран-при ярышлары, суга сикерү буенча “4 ил арасындагы матч” бар. 

Гамәлгә кертелгән:
03.2013
Сыйдырышлылыгы:
3600 урын
Басма өчен версия